Сабан туе — хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе, шул;
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп,
Бәйрәм итик көн буе.
Шау-гөр килә киң болыннар,
Кырлар һәм су буйлары, шул;
Котлы булсын, колхоздашлар,
Ямьле сабан туйлары!
Бәйрәм итик шатланышып,
Туганнар, бергә-бергә, шул;
Безнең бергә булуыбыз
Китсен бөтен гомергә.
Сабан туе — хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе, шул;
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп,
Бәйрәм итик көн буе.
:) еще тексты
Другие названия этого текста
- под это мы танцуем танец "Сабан туй" - "Сабан туй" (1)
- Татар халык - Сабан туе - хезмәт туе (0)
- Саида Мухаметзянова(5-7 лет) - Сабан туе (0)
- На баяне - Сабан туе - хезмэт туе (минус) (0)
- :) - Сабан туе - хезмәт туе (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2