Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Сагид Гибашев - Әниемнең туган көне бүген | Текст песни

Шатлыкларың торган онытылып,
Борчуларың булган җитәрлек.
Шуңа бәйрәмнәрне җибәргәнсең
Тыйнак кына үткәреп.

Кушымта:
Әниемнең туган көне бүген,
Ярар инде, әни елама.
Онытмадым, ничек итеп онытыйм?
Йэ бер елмай, авыр сулама.

Каушап калган нурлы йөзләреңә
Ак яулыгың бигрәк килешә.
Борчылма әле, син болай да матур,
Гади күлмәк кигән килештә.

Күчтәнәчләр белән табын тулды,
Куанычлар күбрәк аннан да.
Җаныбызга җылы кояш булып,
Яшә әни шулай һаман да.

Сагид Гибашев еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-