Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Сагит Гыйбашев Алсиня Салахова сүзләре - Соң тугел ( О. Усманов муз) | Текст песни

Соң түгел
Оскар Усманов көе Алсинә Сәлахова сүзләре

Утка яна миләш мәхәббәттән,
Көзге сагышларга бирешми.
Соңга калдык диеп кавышырга,
Мәхәббәттән качу килешми.

Соң түгелдер әле, соң түгел,
Яп-яшь әле безнең дә күңел!
Соң түгелдер әле, соң түгел,
Яп-яшь әле безнең дә күңел!

Миләш тәлгәшенең ялкыннары,
Булса әгәр йөрәк түрендә.
Көзге ачы җилләр өшетмиләр,
Салкын кышта назлы күренә.

Соң түгелдер әле, соң түгел,
Яп-яшь әле безнең дә күңел!
Соң түгелдер әле, соң түгел,
Яп-яшь әле безнең дә күңел!

Миләшләрнең кызыл җимешләре
Сибелгәннәр синең юлларга.
Яшь чакларым узды инде диеп,
Иртәрәктер әле җырларга.

Соң түгелдер әле, соң түгел,
Яп-яшь әле безнең дә күңел!
Соң түгелдер әле, соң түгел,
Яп-яшь әле безнең дә күңел!

Сагит Гыйбашев Алсиня Салахова сүзләре еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-