http://vk.com/tat_folk
Әхмәт Рәшитов сүзләрем
Ильяс Зиннуров көе
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,
Зәңгәр күлгә көн дә киләсең.
Йөрәгеңдә нинди утлар яна?
— Уйларыңны килә беләсем.
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,
Яшел болыннардан үтәсең.
Болын чәчәкләрен җыя-җыя,
Кемне болай сагынып көтәсең?
Зәңгәр күлмәгеңнең зәңгәрлеге
Хәтерләтә аяз күкләрне.
Нинди иркә сүзләр ачар икән
Күңелеңнең серле бикләрен?!
Саида Мухаметзянова (11 яшь) еще тексты
Другие названия этого текста
- Раиля Сунгатова - Зәңгәр күлмәк (0)
- Саида Мухаметзянова (11 яшь) - Зәңгәр күлмәк (0)
- Азат Тимершәех - Зәңгәр күлмәк (0)
- Габдулла Рахимкулов - Зэнгэр кулмэк (Голубое платье) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1