Ташлама
Саит Абдуллин көе Фарида Шакирова сүзләре
Саит Абдуллин җырлый
Ташлама, мине ташлама,
Мәхәббәт түгел уен.
Дөрләп яна йөрәккәем,
Аңлату миңа кыен.
Кушымта:
Ташлама, мине ташлама
Ялгызлык упкынына,
Болай да йөрәгем яна,
Мәхәббәт ялкынына.
Ташлама, мине ташлама,
Сагышларыңнан көям.
Бәгърем hич оныта алмыйм,
Сиздерми генә сөям.
Кушымта.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1