Мансур Шиhапов сүзләре.
Илгиз Закиров көе.
Сайрый таңнарда, кунып талларга
Ялгыз сандугач, үзәкне өзеп.
Моңлы төннәрдә, киләм күлләргә –
Сагынганнарга бирсәнә түзем.
Иске ай бата, яңасы калка,
Балкып китәр күк сагышлы йөзем.
Тагын ничә җәй, тагын ничә көз,
Сагынганнарга бирсәнә түзем.
Күкләргә карыйм, йолдызлар саныйм,
Ул балкышларга – нәкъ синең йөзең.
Таралыр сагыш, таралмас өмет,
Барыбер көтәм – бирсәнә түзем.
Салават 1990 год еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1