Күзләреңдә мин яшь күрсәм,
Кайгыларга юрый күрмәм.
Тыела алмый елыйсыңмы син,
Әллә яратканга күрә? Әллә яратканга күрә?
Әллә инде, әллә инде яратканга күрә, яратканга күрә.
Әллә инде, әллә инде яратканга күрә, яратканга күрә.
Гомерлеккә сайлап алган
Аккошкаем, язмышым – син.
Яратуың чынлап булса,
Көрәшә бел бәхетең өчен, көрәшә бел бәхетең өчен.
Көрәшә бел, көрәшә бел бәхеткәең өчен, бәхеткәең өчен.
Авырлыклар килгән чакта
Яшь акканда яңагыннан.
Иркәләрмен, юатырмын,
Бер дә китмәм яннарыңнан, бер дә китмәм яннарыңнан.
Бер дә китмәм, бер дә китмәм синең яннарыңнан, синең янарыңнан.
Юатырмын, көчле кулым
Кочар сине иңнәреңнән.
Тормышыңның имәне мин
Ышыклармын җилләреннән, ышыклармын җилләреннән.
Ышыклармын, ышыклармын ачы җилләреннән, ачы җилләреннән.
Салават (24 сезон) еще тексты
Другие названия этого текста
- Салават (24 сезон) - Язмышым - син (0)
- Салават Фәтхетдинов - Язмышым - син (24 сезон) (0)
Видео
-
Салават Фатхәтдинов «Кайда сез 18 яшь?..»
Салават Фатхутдинов. Песня с 22 альбома. ... Салават Фәтхетдинов « Яратмасаң — яратырсың» 21 сезон - Duration: 3:24. by ...
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2