Язмыш, диеп, сиңа табындым да,
Ялгышымны соңлап аңладым.
Йөрәгемдә сөю алып килдем,
Бәхет бүләк итә алмадым.
Яралы кош булып мең талпынып
Җылы эзле җаннар, нур көтә.
Бер-береңә бәхет бүләк итеп
Яшәүгә дөньяда ни җитә!
Иңнәреңә башкаемны салып,
Күз яшьләрем түгеп еладым.
Сабырлыгым сынды, инде нишлим?
Бәхет бүләк итә алмадым.
Яралы кош булып мең талпынып
Җылы эзле җаннар, нур көтә.
Бер-береңә бәхет бүләк итеп
Яшәүгә дөньяда ни җитә!
Өзгәләнмә кайтыр, кайтыр диеп.
Кичер, яннарыңда калмадым.
Бер үкенеч, ай, телгәли җанны,
Бәхет бүләк итә алмадым.
Салават еще тексты
Видео
-
Руслан Кирамутдинов - Бэхет булэк итэ алмадым
Руслан Кирамутдинов - Бэхет булэк итэ алмадым. Rural Rustic. Subscribe SubscribedUnsubscribe 1515. Loading... Loading ...
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1