Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Зэкиевич 24 сезон - Эх егет чакларым(Минус)подарок от Салавата | Текст песни

Яшьлегем дәрманы бетмәгән.
Җанымда исәрлек җитәрлек.
Сиңа дип саклаган саф сөю хисләре
Сүнмәгән, кабынып китәрлек.

Кушымта:
Эх, егет чакларым, назлы кочакларың,
Бергә таң аттырган чакларым.
Эх, егет чакларым, уйнаклый атларым.
Сөюләрдән янган чакларым.

Яшь чагымда диңгез дә безгә
Була иде бары тубыктан.
Зарланмыйм дусларым бүген дә язмышка,
Ямь табып яшимен тормыштан.

Кушымта

Булмаса да кайтып яшьлеккә,
Гомерләр безнең бит үтмәгән.
Йөрәгемдә яши хаман яшьлек дәрте
Сөюем утлары сүнмәгән.

Кушымта

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-