Кызыл миләш ачы була,
Үреләм карасына.
Тоз салып китмә, дускаем,
Йөрәгем ярасына
Кушымта:
Күңелем тулса кереп елыйм
Каеннар арасына
Соңгы тапкыр карап калыйм
Күзләрең карасына (2 тапкыр)
Яшьлек күзләремне сөртеп,
Сиңа хатлар язамын.
Нишлим, иркәм, бер киңәш бир,
Синең утта янамын.
Кушымта.
Күк йөзендә йолдызлар күп,
Минем өчен син генә.
Кирәкми миңа башкалар,
Сине көтәм - кил генә!
Кушымта.
Проигрыш
Кушымта - 2 тапкыр
Соңгы тапкыр калап калыйм
Күзләрең карасына.
Салават еще тексты
Другие названия этого текста
- Салават Фэтхетдинов - "Каеннар арасына" (0)
- Җырлый:Салават Фәдтхетдинов - "Каеннар арасына"... Язма:2012 елгы... Баянда:Рөстәм Вәлиев... Синтезаторда:Азат Хәлимов... (0)
- Салават - Карап калыйм (0)
- Салауат Фәтхетдинов - Каеннар арасына (0)
- Салават - Күңелем тулса кереп елыйм каеннар арасына (0)
- Салават Фатхутдинов - Каеннар арасына (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2