Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават - Минем әле сезгә кирәгем бар | Текст песни

Янып көеп йөргән көннәрем бар
Йокламыйча чыккан төннәрем бар
Кешеләргә әйтер сүзләрем бар
Үземнән соң калыр эзләрем бар

КУШЫМТА:
Җырладым мин сезгә җырларымны
Сезгә генә дигән моңнарымны
Чиртә-чиртә күңел кылларымны
Дәвам итәм мин юлларымны

Татар дигән асыл телебез бар
Тотыйм дисәң изге динебез бар
Яшим дисәң газиз илебез бар
Кайтыйм дисәң туган җиребез бар
КУШЫМТА

Бу дөньяда бик күп дусларым бар
Дусларыма әйтер тостларым бар
Сезнең өчен типкән йөрәгем бар
Минем әле сезгә кирәгем бар


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3
Видео
Нет видео
-