Ф. Арсланов көе.
Озак кайтмый торгангамы, авылымны сагынам,
Авылым ягына карап, канатымны кагынам.
Сагынам чишмәләреңне, бормалы су буйларын,
Үзем еракта булсам да, сиңә кайта уйларым.
Ничә еллар үтте инде, авылыма киткәнемә,
Үкенмим яшьлек елларым, Чаллыда үткәненә.
Сагынам чишмәләремне, бормалы су буйларын,
Үзем еракта булсам да, сиңә кайта уйларым.
Авылымның даны калды күңелем кылларымда.
Туган ягымны сагынып, җырлыймын җырларымда.
Сагынам чишмәләрне, бормалы су буйларын,
Үзем еракта булсам да, сиңә кайта уйларым.
Салават еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1