Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават - Сагынам, этием (Скучаю, папа) | Текст песни

Туган көн бүләгең, чәчәкләр киптеләр,
Кипсә дә, барыбер - саклыймын.
Сыеныр кешем юк, сөенә алмыймын,
Бары тик исемең ятлыймын.

Сагынам, әтием, чәчемнән сыйпавың,
Иркәләп кочуың сагынам.
Кипсә дә чәчәкләр, кочаклап сөйләшәм,
Аерма дигәндәй назыңнан.

Җил-давыл тидерми, кыраулар төшерми
Үстердең чәчәк күк иркәләп.
Син барда, әтием, күз яшем түкмичә,
Еладым бары тик үпкәләп.

Ә хәзер яшемдә ачы тәм сизәмен,
Кайтмавың белсәм дә - көтәмен.
Төшемдә чәчәкләр өзәсең болында,
Шул болын яныннан үтәм мин

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-