Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават - Сиңа | Текст песни

Ләйлә Дәүләтова сүзләре.
Фирзәр Мортазин көе.

Бу тормышта әллә нинди яклар бар,
Үземне дә күрәлмәгән чаклар бар.
Шул чакларда әйтсәм сүзнең авырын –
Күңелеңә якын алма, матурым.

Кайчак туры юлдан гына йөрмичә,
Каршымдагы бәхетемне күрмичә,
Ят күзләргә карасам мин ялгышып,
Ачуланма, гәфү ит син, җанашым.

Күңелем кушканны әгәр мин тыңлап,
Әйтсәм сиңа, монсы булыр чын – чынлап:
Син – шатлыгым, син – тормышым, тәетем,
Бөтен уем, яшәешем, бәхетем.

Салават еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-