Синсез мин булмаган кебек,
Минсез син була алмассың.
Яннарыңнан куа алсаң да,
Җаныңнан куа алмассың.
Кушымта:
Синсез мин яши алмамын,
Минсез син яшәмәссең.
Миннән башка беркемгә дә
Сөям дип дәшә алмассың.
Мин булганда гына сиңа
Кызарып ата таңнар.
Тәннәр генә түгел безнең,
Бөрешкән җанга-җаннар.
Кушымта
Шушы түгәрәк дөньяңны
Саклап яшәргә тырыш.
Гел бергә булганда гына
Түгәрәк безнең тормыш.
Кушымта
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1