Соңгы тапкыр килдем синең янга.
Йомшак кына тотып кулыңнан
Гафу сорыйм, карап күзләреңә,
Узмам башка синең юлыңнан.
Кичер мине авыр үкенечләр
Уйламыйча сиңа китердем.
Үзем назлап гөлләр үстердем дә,
Гөлләремне үзем киптердем.
Син бер ярда калдың, мин – бер ярда.
Арабызда упкын, су ага.
Синең йөрәгеңдә калган яра
Дулкын булып минем ярга кага.
САЛАВАТ еще тексты
Другие названия этого текста
- САЛАВАТ Фатхетдинов - Сонгы очрашу 1 (0)
- САЛАВАТ - Сонгы очрашу (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1