Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

САЛАВАТ - УЙНА,ГАРМУН,УЙНА! - Р.ТИМЕРБАЕВ КӨЕ,РӘМЗИНӘ ТИМЕРОВА СҮЗЛӘРЕ. | Текст песни

Уйна, гармун
Роберт Тимербаев көе Рәмзинә Тимерова сүзләре

Уйна, гармун, уйна!
Өздерепләр уйна!
Эрет әле күңел бозларын.
Сөймәгәннәр сөйсен,
Ялкыннарда көйсен,
Шатлыкларга, шатлыкларга
Күм син дөнъяны.

Уйна, гармун, уйна!
Сыздырыплар уйна!
Тыпырдатып биеп китсеннәр.
Көлмәгәннәр көлсен,
\"Яшәү — рәхәт\", — дисен.
Күз яшьләре, күз яшьләре
Булса — кипсеннәр!

Уйна, гармун, уйна!
Армый-талмый уйна!
Җырлармын мин сиңа кушылып.
Халкымны яратып,
Сагышын таратып
Сайрармын мин,сайрармын мин
Гүзәл кош булып.

САЛАВАТ еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-