Рамил Вәлиев көе Ирина Мусина сүзләре
Гафу итче, тагын үпкәләттем,
Хәзер үзем шуңа үкенәм.
Ник җибәрдем сине яннарымнан,
Кичер мине, кичер, үтенәм.
Көтә-көтә түземлегем беткәч,
Эзләп чыктым сине юлларга.
Тик юлларда җилләр генә йөри,
Синең эзләрең дә юк анда.
Кабат килереңне сизгәнгәме,
Күңелем һаман сиңа ашкына.
Оныт та син бөтен үпкәләрне,
Килеп басчы минем каршыма.
Салават еще тексты
Другие названия этого текста
- Салават - Упкәләмә 1 (0)
- Салават - Упкәләмә 1 (0)
- Салават - Упкэлэмэ (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1