Нихәлләрең бар соң, авылдаш?
Йокы керми дисең төннәрдә.
Тирне түгеп тапкан нигъмәтләрең
Китә дисең нигә читләргә.
Нихәлләрең бар соң, авылдаш?
Нигә болай сулган йөзләрең?
Иген уңа иде басуларда,
Икмәк бүлә идек көзләрдә.
Кушымта:
Нәрсә булды сиңа, авылдашым?
Болай булмый, табыйк чарасын.
Ятлар хуҗа булса, башың иеп торсаң,
Җимеш бирмәс бәхет агачың.
Нихәлләрең бар соң, авылдаш?
Рәте китте дисең дөньяның.
Дөрес юлдан китмәдекме әллә?
Әллә каргышымы Ходайның?
Кушымта
Салават Ф еще тексты
Другие названия этого текста
- Салават (24 сезон) - Нихэллэрен, бар сон, авылдаш?) (0)
- Салават Ф - Нэрсэ булды сина, авылдаш (0)
- Салават (24 сезон) - Нэрсэ булды сина, авылдаш (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2