Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фәтхетдинов - Йөрмә артларымнан | Текст песни

Артларымнан башка йөрмәче син,
Мин бит инде сиңа суындым.
Күк йөзендә сүнгән йолдызлардай
Йөрәгемнән исемең җуелды.
Безнең хисләр инде сүнгән шәмнәр,
Кире кабынмасын беләсең.
Ә шулай да төнен нигә-нигә
Төнләремә килеп керәсең?!

Йөрмә, йөрмә, йөрмә артларымнан,
“Сөям”, - диеп башка дәшмәмен.
Моңа кадәр синсез яшәгәнмен,
Калганын да синсез яшәрмен.

Еллар үткәч, бик нык теләсәк тә,
Кайтып булмас кире үткәнгә.
Кайтып булыр, яшьлек язларында
Сөйгән кешең өзелеп көткәндә.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-