Р. Андреев сүзләре hәм көе.
Күзләреңнән күрәм, күзләреңнән.
Син дә мине, син дә, сөясең.
Бер тутырып миңә кара, дисәм,
Башкаеңны түбән иясең.
Кушымта:
Бер – беребезне өзелеп сөгәнгәдер,
Калдырмаган язмыш газапсыз.
Җырларыма сине кушып җырлыйм.
Мәхәббәт ул булмый җавапсыз.
Юлларыбыз күптән аерылса да,
Син генә бит hаман уемда.
Гөмер буе утта яныйммени,
Бер – беребезне сөйгән өчен дә?
Төшләремә килеп керәсең дә,
Бүләк итеп гөлләр бирәсең.
Хак Тәгалә шулай, төштә генә,
Күрешергә язган, күрәсең.
Салават Фәтхетдинов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1