Башкортостан – язмышлары,
Башкортостан – ватаннары.
Монда туды, монда үсте
Башкортостан татарлары.
Чәчәк атар ватаннары,
Имин атар ал таңнары.
Булдылар, барлар, булырлар
Башкортостан татарлары.
Шушы илдә, шушы җирдә
Шатлыклары, аһ-зарлары.
Ни күрсә дә монда күрде
Башкортостан татарлары.
Чәчәк атар ватаннары,
Имин атар ал таңнары.
Булдылар, барлар, булырлар
Башкортостан татарлары.
Сибелде дә, кибелде дә,
Кем дип кенә аталмады
Ләкин аның телен беркем
Берничек тә вата алмады.
Хәмдүнәсе, Зиләләре,
Хәниясе, Җәвитләре,
Наил, Рифкать, Айдарлары,
Римзиль, Роберт, Ильдарлары –
Башкортостан татарлары.
Салават Фатхетдинов (13 сезон) еще тексты
Другие названия этого текста
- Салават Фатхетдинов - Башкортстан татарлары (1)
- Салават Фәтхетдинов - Башҡортостан Болгарлары (0)
- Salavat Fätxetdin - Başqortostan tatarları (0)
- Салават Фатхетдинов (13 сезон) - Башкортостан татарлары (0)
- Салават Фатхетдинов - Башкортостан татарлары (0)
- Салават Фәтхетдинов - Башкортстан татарлары (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1