Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фатхетдинов (14 сезон) - Кайтам эле туган якларыма | Текст песни

Кайтам әле туган якларыма
Сызылып алсу таңнар атканда.
Авылымны чорнап ак мамыкка,
Ак томаннар җәелеп ятканда.

Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Ычык тамчылары кипкәндә.
Кайтам әле туган якларыма
Көнне ярып кояш батканда.
Ак ефәк шәл булып тау иңенә
Эңгер күләгәсе ятканда.

Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Ычык тамчылары кипкәндә.
Кайтам әле туган якларыма
Күз кысышкан чакта йолдызлар.
Рәхәтләнеп кенә җиләс җилдә
Черем иткән чакта киң кырлар.

Кайтам әле туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә
Ычык тамчылары кипкәндә

Другие названия этого текста
  • Салават Фатхетдинов - Кайтам эле туган якларыма (1)
  • Салауат Фәтхетдинов. - " Кайтам әле туган якларыма !" (1)
  • Салават Фатхетдинов (14 сезон) - Кайтам эле туган якларыма (1)
  • Салават Фатхетдинов - Кайтам але туган якларыма (минус) - vk.com/fathetdinovsalavat (0)
  • BEAS 2016 - BEAS 2016 Кайтам эле туган якларыма (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-