Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фатхетдинов (8 сезон) - Ялгыз хатын | Текст песни

Ялгыз хатын - ялгыз каен
Өзгәли көзге җилләр.
Яфраклар иртә саргайган,
Әллә чит туган җирдә...

Сыгылсаң да, сына күрмә -
Син бит җирнең бизәге.
Давыл узар, кояш чыгар,
Тик чак кына түз әле.

Ялгыз хатын - ялгыз каен
Ялгыз булу кыендыр.
Янында бит сөйгәне юк,
Эй, Ходаем, сыендыр.

Сыгылсаң да, сына күрмә -
Син бит җирнең бизәге.
Давыл узар, кояш чыгар,
Тик чак кына түз әле.

Елар чакта елмаясың,
Яшисең әрнеп - көеп.
Көтәсең бердәнбереңне -
Сүнмәгән соңгы өмет.

Сыгылсаң да, сына күрмә -
Син бит җирнең бизәге.
Давыл узар, кояш чыгар,
Тик чак кына түз әле.

Другие названия этого текста
  • Салават Фатхетдинов - Сыгылсан да, сына курмэ...Син бит жирнен бизэге.. Давыл узар - Кояш чыгар, тик чак кына туз эле... (1)
  • Салават Фатхетдинов (8 сезон) - Ялгыз хатын (1)
  • Салават - Шенды язмышым (0)
  • Салават Фатхутдинов - Ялгыз хатын (0)
  • ялгыз хатын - салават фат (0)
  • Салават Фатхетдинов - сыгылма (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-