Бәхетлеме, диеп сорама син, сорама син
Бәхетле дип әйтмәм сүз белән.
Хисләремне әгәр аңлыйм дисәң, аңлыйм дисәң
Серләремне укы күземнән.
Бәхетлеме диеп сорама син
Син - бәхетем, Ходай бүләге.
Нурлар сибеп янган, янган аем да син,
Син - кояшым минем җирдәге.
Бәхетлеме, диеп сорама син, сорама син
Эзләмәдем читтән бәхетне.
Үз өемдә бары синең белән, синең белән
Синең белән таптым бәхетне.
Бәхетлеме диеп сорама син
Син - бәхетем, Ходай бүләге.
Нурлар сибеп янган, янган аем да син,
Син - кояшым минем җирдәге.
Бәхетлеме, диеп сорама син, сорама син
Бәхетемне ятлар күрмәсен.
Өлешемә тигән көмешем син, көмешем син
Бәхетемә күзләр тимәсен.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1