Бармаклары белән гүя,
Гармун телләрен саный.
Берсен ала, берсен куя,
Бер егет гармун сайлый.
Гармун сайрый сандугачтай,
Гармун сайрый да сайрый.
Көйгә көйне ялгый-ялгый,
Бер егет гармун сайлый.
Уйнамый түзеп буламы,
— Кулда гармун булганда?!
Тын гына торып кара син
Җаның моңга тулганда.
Гармун сайрый сандугачтай,
Гармун сайрый да сайрый.
Көйгә көйне ялгый-ялгый,
Бер егет гармун сайлый.
Кызлар күңелен җилкетер
Гармуннар бармы монда?
Тукта-тукта, нинди көй бу?
Йөрәкне урый моңга!
Гармун сайрый сандугачтай,
Гармун сайрый да сайрый.
Көйгә көйне ялгый-ялгый,
Бер егет гармун сайлый.
Салават Фатхетдинов еще тексты
Другие названия этого текста
- Салават Фатхетдинов - Бер егет гармун сайлый (2)
- Салават Фатхетдинов - Гармун сайрый (0)
- Салават Фатхединов - Бер егет гармун сайлый (0)
- Фархетдинова Зайнап - Бер егет гармун сайлый (0)
Видео
-
Бер егет гармун сайлый
Бер егет гармун сайлый. Val Rublev .... Play next; Play now. Гармун сайрый.. М .Ильгиз. ... Салават Фатхетдинов ...
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3