Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават фатхетдинов - Ике яр, уртада ташкын. | Текст песни

Кабул итсәң дә син ярың диеп,
Йөрәккә бит булмый боерып.
Үзем шулай яшәп өйрәнгәнмен
Сафлыкны ялганнан аерып.

Ике яр, уртада ташкын, ә син
Теге як ярында елганың.
Әйтерсең дә көтәсеңдер кебек
Ташкыннар сүрелеп торганын.

Яратмаган белән яшәү авыр,
Яратканны юксындым мин гел.
Дөрләгән сөюләр сүнде инде,
Ялкыннардан калды бары көл.

Сөям дигән синең сүзләреңне
Кабул итә алмый шул күңел.
Яратмаган белән яшәгәнче,
Яратканны юксыну җиңел.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-