Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

♫ Салават Фатхетдинов - Илхамга | Текст песни

Минутларны ник саныйсың,
Вакытың бик тар мәллә?
Тәрәзәдән ник карыйсың,
Җиккән атың бар мәллә?
Әллә иркен басып кына
Сөйгән ярың киләме?
Әллә синнән качып кына
Яшьлек гомерең үтәме?

Төннәр буе йоклый алмый ятам,
Әллә чишмә челтрәп акканга?
Әллә кошлар моңлы сайраганга?
Әллә яшьлек үтеп киткәнгә?
Төннәр буе йоклый алмый ятам.
Төннәр буе йоклый алмый ятам.

Әллә юллар алга чакырганга?
Әллә җилләр шаулап искәнгә?
Әллә кошлар моңлы сайраганга?
Әллә яшьлек үтеп киткәнгә?
Төннәр буе йоклый алмый ятам.
Төннәр буе йоклый алмый ятам.
Төннәр буе йоклый алмый ятам.

Күпме карасам да карап туймыйм
Идел буе каеннарына.
Алар җитәкләшеп яланаяк
Чыгар төсле Идел ярына.

Кушымта:
Мин яратам сезне, кардәшләрне,
Хөрмәт иткән кебек яратам.
Шуңа күрә сезгә багышланган
Йөрәк җырларымны яңгыратам.

Мин кояшка таба, үргә таба,
Таң түренә таба юл алам.
Гөлләр арасыннан үзәннәргә,
Үләннәргә кереп югалам.

Кушымта:
Әгәр сездән аерып, еракларга
Алып китә калса юлларым.
Каен шаулавында ишетермен
Туган җирнең үлмәс җырларын.

Уф, дип суларлык түгел шул,
Юк, дип еларлык түгел шул,
Юк, дип еларлык түгел.
Сорашмагыз хәлләремне,
Хәлләр сорарлык түгел.
Сорашмагыз хәлләремне,
Хәлләр сорарлык түгел.

Иртән торып тәрәз ачсам,
Кошлар кунган миләшкә шул,
Кошлар кунган миләшкә.
Мин моңаймый кем моңайсын?
Бер кешем юк киңәшкә.
Мин моңаймый кем моңайсын?
Бер кешем юк киңәшкә.

Тәрәзә төбем исле гөл,
Санадым сигез түгел шул,
Санадым сигез түгел.
Болай булганга уфтанмыйм,
Бармак та тигез түгел.
Болай булганга уфтанмыйм,
Бармак та тигез түгел.

Өй артындагы бодаем,
Чыгаем да, ураем шул.
Чыгаем да, ураем.
Чит җирләрдә каберемне
Куйдырмасын Ходаем.
Чит җирләрдә каберемне
Куйдырмасын Ходаем.

Өй артында гөлләр чәчтем,
Кырау гына тимәсен шул,
Кырау гына тимәсен.
Аерым кайгы – кайгы тугел,
Илгә кайгы килмәсен.
Аерым кайгы – кайгы тугел,
Илгә кайгы килмәсен.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
    Нет видео
    -