Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фатхетдинов - Йорэгем турендэ | Текст песни

Эх, туган ягым, җырлыйм әле тагын
Гүзәл яшьлегемне сагынам.
Сәләмнәрем юллыйм сиңа,
Гомер иткән ягымнан.

Якын миңа урманнарың,
Үзәннәрең, күлләрен.
Йөрәгем түрендә
Саклыймын бүген дә
Синдә үткән көннәрем.
Балачагым бит мәңге яшел бакча
Юлларыңда калган эзләрем.
Балам-бәгърем дигән сүзләр
Мине шунда чакыра.

Якын миңа урманнарың,
Үзәннәрең, күлләрен.
Йөрәгем түрендә
Саклыймын бүген дә
Синдә үткән көннәрем.
Чишмәгә төшсәм, салкын суын эчсәм,
Җаннарыма шифа буласың.
Кайда гына яшәсәк тә,
Без бит авыл баласы.

Якын миңа урманнарың,
Үзәннәрең, күлләрен.
Йөрәгем түрендә
Саклыймын бүген дә
Синдә үткән көннәрем.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-