Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фатхетдинов - Кайтам але | Текст песни

Кайтам әле туган якларыма
Сызылып алсу таңнар атканда.
Авылымны чорнап, ак мамыкка
Ак томаннар җәелеп ятканда.

Кушымта:
Кайтам әле, туган якларыма
Кояш көлтә нурлар сипкәндә.
Чәчәкләрнең көләч йөзләрендә 2 тапкыр
Ычык тамчылары кипкәндә.

Кайтам әле туган якларыма
Кичне янып кояш батканда.
Ак ефәк шәл булып, тау иңенә
Көннең күләгәсе ятканда.

Кушымта.

Кайтам әле туган якларыма
Күз кысышкан чакта йолдызлар.
Рәхәтләнеп кенә, җилләп җилдә
Черем иткән чакта киң кырлар.

Кушымта.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-