Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фатхетдинов - Сайрамаган Сандугач (минус) | Текст песни

Әллә кунар талын ялгыш
Сайлаганмы сандугач?
Бер генә дә сайрамыйча
Очты-китте таң тугач.

Сайрамаган сандугачлар
Кунса ни, кунмаса ни?
Синсез үткән гомерләрем
Булса ни, булмаса ни?

Таң чыкларында коенып
Парлы гөлләр калкыгач.
Әллә ялгызлыктан качып
Очкан микән сандугач?

Кайтыр җирләрең булмагач
Очсаң ни, очмасаң ни?
Ятлардан калган ярларны
Кочсаң ни, кочмасаң ни?

Килмәскә киткән ярыңны
Өзелепләр сагынгач,
Сайрау түгел – яшисең дә
Килмидер шул, сандугач.

Ялгыз башыңа ояңны
Корсаң ни, кормасаң ни?
Яратмаган ярлар белән
Торсаң ни, тормасаң ни?

Сайрамаган сандугачлар
Кунса ни, кунмаса ни?
Синсез үткән гомерләрем
Булса ни, булмаса ни?

Салават Фатхетдинов еще тексты


Другие названия этого текста
  • САЛАВАТ 25 сезон - Сайрамаган сандугач (1)
  • Салават - Сандугач (0)
  • . - Синсез үткән гомерләрем Булса ни,булмаса ни? (0)
  • САЛАВАТ - синсез үткән гомерләрем булса ни булмаса ни (0)
  • Салават Фатхетдинов (25 сезон) - Сайрамаган сандугач (0)
  • Салават - Сайрамаган сандугачлар (0)
  • Салават Фатхетдинов - Сайрамаган Сандугач (минус) (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1