Сансыз көннәремне санама, син,
Күзләреңне яшькә манчыма.
Ышанмыйм мин, кәккүк, юравыңа,
Ышанмыйм мин сиңа тамчы да.
Күзләремә карап уйланма син,
Баш очымнан һәр көн урама,
«Гомерләрең ай-һай кыска», — диеп,
Ялган кайгы миңа юрама.
Язмыш көткән төгәл саны белән
Җырлагандыр йөрәк кыллары,
Һәм әйткәндер: «Сабый гына әле,
Җырлап калсын дәртле җырларын».
Күзләремә карап уйланма син,
Баш очымнан һәр көн урама,
«Гомерләрең ай-һай кыска», — диеп,
Ялган кайгы миңа юрама.
Маңгаема күптән язылгандыр
Җиргә килгәч бер көн китәсе.
Ашыкма әле, кәккүк, нигә шулай
Ахыр көннәремне көтәсең?
Күзләремә карап уйланма син,
Баш очымнан һәр көн урама,
«Гомерләрең ай-һай кыска», — диеп,
Ялган кайгы миңа юрама.
Салават Фатхетдинов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1