СЕР
А.Якшимбетов көе, Л.Дәүләтова сүз.
Бер карасаң, бөтен дөньям җитеш кебек,
Акрын гына атлыйм гомер көземә.
Тик шулай да һаман йөрәк түрләремдә
Әйтеләсе серләр бик күп үзеңә.
Дөнья булгач, төрле чаклар булгандыр ул
Тик ярату көчлерәктер барыннан.
Аермасын иде Ходай бер көнгә дә
Өлешемә төшкән насып ярымнан.
Яратуны әйтеп, аңлатып та булмый.
Чиге юктыр аның, ай, бердән-берем!
Син бит минем өчен җирдә иң кадерле
Бары үзем генә белгән бер серем!
Салават Фатхетдинов еще тексты
Видео
-
Салават Фатхетдинов - Сон инде иркэм
Салават Фатхетдинов - Сон инде иркэм ... Салават Фатхетдинов Юбилейный Концерт 55 лет ТНВ 8 03 14 Ч 1 - Duration: 20:23. by ...
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1