Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

♥Салават Фатхетдинов - тик еш кайтмасакта хэр вакыт кунелдэ КАДЕРЛЕ СОЕКЛЕ КАРТЛАРЫМ! | Текст песни

Без кайтканга сөенеп,
Сызлауларын онытып,
Монча ягым йөри әтием.
Яулык очы белән яшен сөртә-сөртә
Оныкларын сөя әнием.

Кушымта:
Ак яулыклы әнием
Чал чәчле әтием
Тик исән булыгыз, картларым.
Без әле бергәләп
Яшәрбез, яшьнәрбез
Кадерле, сөекле картларым.

Күзәтәмен читтән
Сөенәмен эчтән,
Ипи сала мичтә әнием.
Көзеләнгән куллар оныкларын коча
Тез алдына утыртым әтием.

Кушымта.


Кабат-кабат сөенеп укыйм әниемнең
Кич утырып язган хатларын.
Бик еш кайтмасакта
Һәрвакыт күңелдә
Кадерле, сөекле картларым.

Кушымта.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-