Бар да әйбәт кебек, яшим күбрәк көлеп.
Язмышның да кырык кыллысы.
Җанга җитми әни җылысы.
Бар да әйбәт кебек, дуслар тора килеп.
Көннәрем күп уйлы-моңлысы.
Бала бәхетен татыйм, тик шулай да мин ятим.
Җанга җитми әни җылысы.
Килә сине кочып елыйсы.
Юатмагыз мине, бар да әйбәт минем.
Бары җитми әни җылысы.
Килә сине кочып елыйсы.
Юатмагыз димен, бар да әйбәт минем.
Бары җитми әни җылысы.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 7