Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фатхетдинов - Энисез калгач | Текст песни

Өебезнең нуры сүнде
Әниемне җирләгәч.
Бер җирем авыртмый диде,
Белгертмәде чирләгәч.
Яме сүнде бүлмәләрнең,
Бушлык басты күңелне.
Тыя алмадым яшьләремне –
Тәгәрәшеп түгелде.

Кушымта:
Һавалар да җитми кебек
Өйдә әнисез калгач.
Синсез бит мин җәйләремдә
Яфраксыз, нурсыз агач.

Нурсызланды якты дөнья,
Юк кояшның җылысы.
Килә бары бертуктаусыз
Үксеп-үксеп елыйсы.
Синең белән яшәлгән күк,
Яшәлмәгән дә кебек.
Каршы ала идең мине
Карашың белән үбеп.

Кушымта

Истән чыкмас инде синең
Соңгы тын алышларың.
Ник гел югалтудан тора
Гомернең агышлары?
Белә безнең кадерләрен
Кадерлеләр бар чакта.
Син бит бәхетле, әнкәем,
Каберең туган якта.

Кушымта

Другие названия этого текста
  • Салават Фатхетдинов - Энисез калгач (0)
  • Салават - Энисез калгач (0)
  • Салават - Энкэй(Хаваларда житми кебек ойдэ энисез калгач) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-