Ялгыз хатын - ялгыз каен
Өзгәли көзге җилләр.
Яфраклар иртә саргайган,
Әллә чит туган җирдә...
Сыгылсаң да, сына күрмә -
Син бит җирнең бизәге.
Давыл узар, кояш чыгар,
Тик чак кына түз әле.
Ялгыз хатын - ялгыз каен
Ялгыз булу кыендыр.
Янында бит сөйгәне юк,
Эй, Ходаем, сыендыр.
Сыгылсаң да, сына күрмә -
Син бит җирнең бизәге.
Давыл узар, кояш чыгар,
Тик чак кына түз әле.
Елар чакта елмаясың,
Яшисең әрнеп - көеп.
Көтәсең бердәнбереңне -
Сүнмәгән соңгы өмет.
Сыгылсаң да, сына күрмә -
Син бит җирнең бизәге.
Давыл узар, кояш чыгар,
Тик чак кына түз әле.
Другие названия этого текста
- Салават Фатхетдинов - Ялгыз хатын (1)
- Салават - Ялгыз хатын (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3