Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фатхутдинов - Кайда син талым, кайда син ярым? | Текст песни

Авыл башында бер тал бар иде,
Талга сөялгән сөйгән яр иде.
Мин кайтып киләм алар юк инде
Исә бары тик сагыш-зар җиле.

Кушымта:

Кайда син талым, кайда син ярым,
Мин бу мин сары яфрагың
Кайтым әйләнеп, чирәмгә яттым –
Нишлим соң, нишлим, соңладым.

Таллар сагышы, сулар агышы,
Шуңа охшаган кеше язмышы.
Чишмәдән башлый, диңгезгә ургый
Давыллап ала һәм кисәк туктый.

Кушымта:

Кайда син талым, кайда син ярым,
Мин бу мин сары яфрагың
Кайтым әйләнеп, чирәмгә яттым –
Нишлим соң, нишлим, соңладым.

Әрнүдән көйгән тал туфрагына
Мин тал утыртым авыл башына
Сүнгән яшлегем кабат кабынмас
Су сибеп торам өзелеп сагынгач

Кушымта:

Кайда син талым, кайда син ярым,
Мин бу мин сары яфрагың
Кайтым әйләнеп, чирәмгә яттым –
Нишлим соң, нишлим, соңладым.

Другие названия этого текста
  • Салават Фатхетдинов - Кайда син талым, кайда син ярым? (0)
  • Салават Фатхутдинов - Кайда син талым, кайда син ярым? (0)
  • Салават - Кайда син , талым ? (минус) (0)
  • Салават Фәтхетдинов - Кайда син талым, кайда син ярым? (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-