Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фатхутдинов - Нигэ сонга калып килдем мин | Текст песни

Мин беренче түгел, сиңа гашыйк булып,
Йөрәгеңә ишек кагучы.
Чәчең сыйпап, назлап, “яратамын”, - диеп
Күзләреңә сөеп багучы.

кушымта:
Мәхәббәтнең тайгак сукмагына
Егылмам дип кергән идем мин.
Тик беренче түгел, түгел соңгысы да
Нигә соңга калып килдем мин.

Синең өчен, әйе, мин беренче түгел.
Кемгә шулай кирәк булгандыр.
Бәлки сиңа шулай яхшырактыр,
Бәлки миңа шулай язгандыр.

Синең өчен, бәлки, мин соңгысы булмам,
Яннарыңа тагын килерләр.
Матур сүзләр әйтеп, күп вәгъдәләр биреп,
Чәчәкләр дә бүләк итерләр.

Салават Фатхутдинов еще тексты


Другие названия этого текста
  • Салават Фатхутдинов - Нигэ сонга калып килдем мин (0)
  • Салават Фәтхетдинов - Мәхәббәтнең тайгак сукмагында. (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1