Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фатхутдинов - Үткәннәргә мине чакыр да 1 | Текст песни

Үткәннәргә мине чакыр да.

Ялган хисләр, ялган сөюләрдән
Йөрәккәем тәмам суынды.
Яшьлегемнән кабат кайт та миңа
Яратам, - дип бирче кулыңны.

кушымта:
Үткәннәргә бер чакыр да мине
Куеныңа кабат сыендыр.
Тәүге хисне бәлки яңартырсың
Сиңа да бит ялгыз кыендыр.

Төшләремә кереп гел йөләтә
Су буйлары ялгыз тирәге.
Тәүге ярым, сине сагынамын
Сине уйлап сыза йөрәгем.

Яшьлегемә кире кайтып булса
Сине генә сайлар идем мин.
Өр-яңадан тормыш сукмагыннан
Синең белән атлар идем мин.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-