Караңгы көннәрдә, йолдызсыз төннәрдә
Тормышым шәме сунеп барганда.
Дуслар кулын суза, кайгы җиңел уза,
Җылы сүзләре ята кунелгэ.
Эх, ярый сез бар, якын дусларым —
Гомер бакчамдагы сайрар кошларым!
Дәртле җырлар булып, йөрәгемә тулып,
Ташыганда бәхетем-шатлыгым.
Дусларга өләшсәм, сер итеп серләшсәм,
Арта минем күңелем сафлыгы.
Эх, ярый сез бар, якын дусларым —
Гомер бакчамдагы сайрар кошларым!
Хәсрәтлэр килгәндә, язмышта көлгәндә,
Дусның чыны-ялганы сынала.
Биешеп-җырлашып, яшик без гөрләшеп,
Ут уйнатып бергәләп дөньяда!
Эх, ярый сез бар, якын дусларым —
Гомер бакчамдагы сайрар кошларым!
Салават Фатхутдинов еще тексты
Другие названия этого текста
- ♫ Салават Фатхетдинов - Якын Дусларым (0)
- Салават Фатхутдинов - Эх,ярый сез бар якын дусларым (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1