Авыл башында бер тал бар иде,
Талга сөялгән сөйгән яр иде.
Мин кайтып киләм алар юк инде
Исә бары тик сагыш-зар җиле.
Кушымта:
Кайда син талым, кайда син ярым,
Мин бу мин сары яфрагың
Кайтым әйләнеп, чирәмгә яттым –
Нишлим соң, нишлим, соңладым.
Таллар сагышы, сулар агышы,
Шуңа охшаган кеше язмышы.
Чишмәдән башлый, диңгезгә ургый
Давыллап ала һәм кисәк туктый.
Кушымта:
Кайда син талым, кайда син ярым,
Мин бу мин сары яфрагың
Кайтым әйләнеп, чирәмгә яттым –
Нишлим соң, нишлим, соңладым.
Әрнүдән көйгән тал туфрагына
Мин тал утыртым авыл башына
Сүнгән яшлегем кабат кабынмас
Су сибеп торам өзелеп сагынгач
Кушымта:
Кайда син талым, кайда син ярым,
Мин бу мин сары яфрагың
Кайтым әйләнеп, чирәмгә яттым –
Нишлим соң, нишлим, соңладым.
Салават Фәтхетдинов еще тексты
Другие названия этого текста
- Гадель Ильдарханов - Кайда син талым. (1)
- Салават Фәтхетдинов - Кайда син талым, кайда син ярым? (1)
- Салават Фатхетдинов - Кайда син талым, кайда син ярым? (0)
- Салават Фатхутдинов - Кайда син талым, кайда син ярым? (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1