Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фәтхетдинов - Карлар ява | Текст песни

Ап-ак карлар, ап-ак карлар
Бүген тагын яудылар.
Син киткән юлларга мине
Кабат алып бардылар.

Карлар ява тын гына,
Күңелем сиңа ашкына.
Очып, очып, очып, очып
Синең кайтыр чак кына.

Ап-ак карлар каеннарны
Акка чорнап алдылар.
Йөрәгемне ят матурлар
Юк, юк, яулый алмыйлар.

Минем алтын хаклыгым,
Ак кардан саф аклыгым;
Кочып, кочып, кочып, кочып,
Сиңа сөйләр шатлыгым.

Җилләр тынды, юллар тынды,
Миндә тынмас зилзилә.
Сөю көчле давыл икән.
Чынлап сөйсәң, сизелә.

Сөюемнең давылында
Армый оча алсаң гына,
Очып, очып, очып, очып
Кайт, иркәм, яннарыма.

Карлар ява тын гына,
Күңелем сиңа ашкына.
Очып, очып, очып, очып
Кайт, иркәм, яннарыма.


Другие названия этого текста
  • Салават Фәтхетдинов - Карлар ява (1)
  • Салават Фатхетдинов - Ап-ак карлар, ап-ак карлар. Бүген тагын яудылар.Син киткән юлларга мине, Кабат алып бардылар.Карлар ява тын гына,Күңелем сиңа ашкына.Очып,... (0)
  • ТАТАР Салават Фатхетдинов - Ап-ак карлар, ап-ак карлар. Бүген тагын яудылар.Син киткән юлларга мине, Кабат алып бардылар.Карлар ява тын гына,Күңелем сиңа ашкына.Очып,... (0)
  • Салават Фатхетдинов - Карлар ява минус (0)
  • Дальнобойщики - 13 серия (0)
  • Салават Фатхетдинов - Ап-ак карлар (0)
  • Салават Фатхетдинов - Очып, очып, очып, очып; Кил, иркәм, яннарыма. (0)
  • Салават Фатхетдинов - Карлар яуа (0)
  • _Салават Фәтхетдинов - Ап-ак карлар (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-