Күзләремә кара
Салават Низаметдинов көе
Зөһрә Котлыгилдина сүзләре
Син сорама: “Хәлең ничек?”, - диеп.
Яшимен мин сабыр итә-итә.
Белим дисәң минем хәлләремне,
Күзләремә кара, шул да җитә.
Син сорама: “Сагындыңмы?”, - диеп.
Йөрәк һаман очрашулар көтә.
Белим дисәң минем сагышымны,
Күзләремә кара, шул да җитә.
Син сорама: “Сөясеңме?”, - диеп.
Мәхәббәтең йөрәгемне өзә.
Белим дисәң минем сөюемне,
Күзләремә кара, шул да җитә
Белим дисәң минем сөюемне,
Күзләремә кара, шул да җитә
Салават Фәтхетдинов еще тексты
Другие названия этого текста
- Салават - Күзләремә кара (минус) (0)
- Салават Фәтхетдинов - Күзләремә кара - шул да җитә (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2