Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фәтхетдинов - Сарабиккол авылы җыры | Текст песни

Илгиз Закиров көе һәм сүзләре
Сарабиккол авылы җыры

Гүзәл Сара, батыр Биккол
Исемен йөртә авылым.
Шул авылны сагынып кайтам
Ямансулап һәр елны.

Шушма буе әрәмәлек,
Анда сайрый сандугач.
Әйләнәм дә шунда кайтам,
Өзелеп-өзелеп сагынгач.

Әрәмәсе аша үтәм,
Шомыртын авыз итәм.
Аерылганга күп тә түгел,
Кабат кавышуны көтәм.

Шушма буе әрәмәлек,
Анда сайрый сандугач.
Әйләнәм дә шунда кайтам,
Өзелеп-өзелеп сагынгач.

Сарабиккол чишмәләре
Челтерәп ага микән?
Сагынуларым бетәр иде,
Шул чишмә суын эчсәм.

Шушма буе әрәмәлек,
Анда сайрый сандугач.
Әйләнәм дә шунда кайтам,
Өзелеп-өзелеп сагынгач.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-