Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фәтхетдинов - Саф хисләр | Текст песни

Ф.Мортазин көе.
Г.Сәрвәрова-Ботабаева сүз.

Җәйләрен мин таңнар атканда,
Болыннар, кырларны буйладым.
Саф хисләр, мәхәббәт хакында
Чишмәләр җырлавын тыңладым.

Кушымта:
Саф хисләр яшьлекнең көзгесе,
Сез аны ялгышып ватмагыз.
Мәхәббәт – хисләрнең изгесе,
Мәңгегә югалтмый саклагыз.

Киң сулы Агыйдел ярында
Дулкыннар шаулавын тыңладым.
Тыңлагач, уйлангач, тагын да
Аларның киңәшен аңладым.

Яшьлекнең бизәге таңында
Ишеттем дустымның моңнарын.
Аралар бик ерак булганда,
Онытмам мин аның җырларын.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 5
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-