Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фәтхетдинов - Сиңа Якын Миңа Дошман Булмас | Текст песни

Агачлардан башка, урман булмас
Сулар сипсәң яран гөл сулмас.
Күнелеңә хуш килмәгән талга,
Басып сайрар өчен кош булмас.

Кушымта:
Миңа якын – сиңа дошман булмас,
Сиңа дошман – миңа дус булмас.
Ике ярдан башка, елга булмас,
Җан сөймәгән кеше пар булмас.

Биектән курыкса, бөркет булмас,
Кыяллардан башка, тау булмас.
Мәхәббәттән башка, сөю булмас,
Кояш чыкмый торган таң булмас.

Дус-тугансыз яшәү яме булмас,
Чит иткәннәр кереп төн кунмас.
Мәхәббәтсез, парсыз, җырсыз,
моңсыз Яшәүләрнең кызыгы булмас.

[http://song5.ru]

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-