Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фәтхетдинов - Хатын-кыз | Текст песни

Уңга карыйм – хатынлы ир
Сулга карыйм – ирле хатын
Хатын кызны күп тыңласаң
Ире – алкаш, үзе – алтын.

Әй, хатын-кыз, онытмагыз
Һава кылган тау гөнаһны.
Башкаеңны ташка орсаң да,
Таба алмассың оҗмахны.

Яшь гомерне шуның белән
Әрәм иттем диюче бар.
Димәс иде, андыйларның
Димәк читтә сөюче бар.

Әй, хатын-кыз, онытмагыз
Һава кылган тау гөнаһны.
Чит ирләрне сөеп кенә
Табалмассың оҗмахны.

Ирне ир иткән да хатын,
Ирне чир иткән да хатын
Чир булырдай ирләрне дә
Итә аласыз бит алтын.

Әй, хатын-кыз, онытмагыз
Һава кылган тау гөнаһны.
Бергә корган тормышмагыз
Хәтерләтсен оҗмахны.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-