ХУШ ИНДЕ.
Хуш инде, мәңгегә хуш инде!
Китә яз, китә наз, кыш инде.
Тагын бер текәлеп карыймчы,
Рәсмеңне күңлемә алыймчы.
Ул китә, кайтмаска дип китә.
Соң килде мәхәббәт – ник китә?
Чаналар кузгалып киттеләр,
Йөрәкне сыздырып үттеләр.
Эзләрен кар-буран сылады,
Юлларга җил ятып елады.
Хуш инде, мәңгегә хуш инде,
Үтте яз, буранлы кыш килде.
Салават Фәтхетдинов еще тексты
Другие названия этого текста
- Салават Фатхетдинов (24 сезон) - Хуш инде (1)
- Салават Фәтхетдинов - Хуш инде соль диез (0)
- Салават Фатхетдинов (20 сезон) - Хуш инде (0)
- Салават Фатхетдинов - Хуш инде1 (0)
- сандугач - Хуш инде (0)
- Салават Фәтхетдинов - Хуш инде ( 20 сезон 2008 ел ) (0)
- Салават Фатхетдинов - Хуш инде (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2