Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фәтхетдинов - Ятимнәр гимны | Текст песни

Әткәемнең йөзең, әнкәемнең үзең,
Хәтерләмий сабый ул бала.
Яшьтән чит кулларга калдырганнар мине,
Һич белмим кем минем туганнар.
Кайда сез, кайда сез, әткәем, әнкәем?
Бер күрәсем килә, бер генә!
Туачы язмышны үзгәртмисез нигә,
Булмый мени яшәп гел бергә?

Соң гына белдем мин, дөньяда сез барын.
Йөрәгем әрнеде, яшь түктем!
Нигә соң бозарга, гомергә бер килгән,
Кабатланмас гүзәл яшьлекне?
Кайда сез, кайда сез, әткәем, әнкәем?
Бер күрәсем килә, бер генә!
Туачы язмышны үзгәртмисез нигә,
Булмый мени яшәп гел бергә?

Башкалар үстергән, яшәргә көч биргән.
Бурычым аларга мәңгелек!
Кирәкми әниләр, кирәкми әтиләр,
Яшәмә син бала яшь тугеп!
Шулайда кайда сез, әткәем, әнкәем,
Бер күрәсем килә, бер генә!
Бу ачы язмышны үзгәртмисез нигә,
Булмады мы яшәп гел бергә?

Килмәсен кайгылар, калмасын ятимнәр,
Яшәмә син бала яшь тугеп!
Килмәсен кайгылар, калмасын ятимнәр,
Яшәмә син бала яшь тугеп!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-